Логотип «Мәйдан» журналы

Габдулла Тукай тууына 135 ел

26 апрель көнне Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула.Г. Тукай шигърияте үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен рухи маяк, илһам һәм акыл чыганагы булып торган...

26 апрель көнне Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула.
Г. Тукай шигърияте үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен рухи маяк, илһам һәм акыл чыганагы булып торган шәхес.
Тукайның шигырьләрен, әсәрләрен укымаган, аның турында сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен дөньяга якын кеше ул.
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли поэзиягә, заманча татар теленә нигез салучы бөек шагыйрь буларак керде. Шагыйрьнең иҗат эшчәнлеге сигез ел гына дәвам итә. Ул 27 яшендә вафат була. Үзеннән соң 10 меңнән артык шигъри юллар (400дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язып калдыра.
 
Ваксынмыйм
Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа,
Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа:
— Бу заман шундый заман, дип, бу вакыт мондый вакыт,
Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.
Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакътына,
Башны бөксәм — зур җинаятьтер олугъ җан хаккына.
Ашкынамын мин әбәл бетмәс урынга, мәнгегә.
Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!
Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;
Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.
Вакътыны йөртер кешеләр ул заман миннән күреп,
Файдалансын шунда миннән сәгатен һәркем борып.
(1912)
 
Үз-үземә
Телим булырга мин инсане гали,
Тели күңлем тәгали биттәвали.
Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм,
Кырылмасмы вавы*, валлаһе әгъләм?
(1906)
 
Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
 
Кайчакта
Була кайчак бөтен уйдан күңел буш,
Туза уйлар, мисале гыйһне мәнфүш.
Күңелдә яткучы изге хәзинә
Вакытлыча китә үз мәэхәзенә.
Бушап күңлем, була рухымда тәгътил,
Ителми берни дә тәхкыйк вә тәхлил.
Менә шул чак кешеләр шелтәлиләр:
«Нигә син язмыйсын, һичнәрсә?» — диләр.
Җавабымда: «Вакыт юк,— дим аларга,—
Бушамыйм бу арада язгаларга».
Шулай, кайчак кесәгезнең төбендә
Беләсез юклыгын ярты тиен дә,
Сораучыга дисез бит: «Миндә вак юк!»
Шулай ук мин дә әйтәм, дип: «Вакыт юк!»
(1910)

Комментарийлар