Логотип «Мәйдан» журналы

Габдулла Тукай иҗаты турында соңгы тапкыр диссертацияне 13 ел элек яклаганнар

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Надыршина шагыйрь Габдулла Тукай иҗаты турында соңгы тапкыр диссертация 2...

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Надыршина шагыйрь Габдулла Тукай иҗаты турында соңгы тапкыр диссертация 2009 елда – 13 ел элек якланган булганын әйтте.
«Безнең институтта күптәннән Тукай иҗаты буенча диссертация яклаган кеше юк. Аспирантурага яшьләрне чакыру проблемасы бар, хәзер яшьләр килергә ашкынмый, килгәннәре дә диссертация якламый, я аны исем, дәрәҗә өчен генә яклый. Аспирантура яшьләрне хезмәт хакы белән дә җәлеп итми. Тукай иҗатының өйрәнелеше шул урында кала бирүенә 13 ел вакыт узган», - диде ул «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә.
Ләйсән Надыршина Габдулла Тукай иҗаты буенча диссертация яклаучылар исемлеген тәкъдим итте: М. Фәйзуллина (1943), Якуб Агишев (1946), Резедә Ганиева (1964), Наип Ләисов (1970), Нурфия Гафиятуллина (2002), Диләрия Абдуллина (2005), К. Габбасова (2009).
Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта тарихчы Азат Ахуновның шәкерте – аспирант Гүзәл Гыйматдинова Габдулла Тукай иҗатының чит илдә өйрәнелешен тикшерә башлаган, шул темага диссертация язып, аны бер елдан соң якларга тиеш була.
«Галим Зөфәр Рәмиевтән кала, Тукай белгече дип Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, доцент Марсель Ибраһимовны атап була. Ул безнең төркемне туплап тора. Марсель Илдарович Тукайны бик яхшы белә», - диде ул.
 

Автор: Зилә Мөбәрәкшина


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/gabdulla-tukai-iaty-turynda-songy-tapkyr-dissertaciyane-13-el-el-yaklagannar-5854077

Комментарийлар