Логотип «Мәйдан» журналы

Флорид Әгъзамовның тууына 80 ел тулуга багышланган чаралар уза

11 февральдә Казан дәүләт университетының журналистика факультеты беренче деканы, педагог, бүген гаммәви мәгълүмат чараларында көч куючы күп кенә журналистларның остазы булган Флорид Әгъзамовның (1936...


11 февральдә Казан дәүләт университетының журналистика факультеты беренче деканы, педагог, бүген гаммәви мәгълүмат чараларында көч куючы күп кенә журналистларның остазы булган Флорид Әгъзамовның (1936-2005) тууына 80 ел тулуга багышланган чаралар уздырыла.



JOzRQKcSnKE
Бу көнне “Мәдәниятләр диалогы контекстында мәгълүмати киңлекне гуманлаштыру” дигән фәнни-гамәли конференция үткәрү күздә тотыла. Аның пленар өлеше 9:30-11:30 сәгатьләрдә Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең конференц-залында  була. Секция утырышлары исә КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты бинасы аудиторияләрендәкөндезге 12дә башлана.
Шул ук көнне 15:00 сәгатьтә “Ногай” кунакханәсендәге “Тукай” конференц-залында Флорид Әгъзамовны искә алу кичәсе уздырыла.
Чаралар КФУ, ТР Журналистлар берлеге һәм “Татмедиа” җәмгыяте  тарафыннан оештырыла, дип хәбәр итә "Татар-информ".

 

Комментарийлар