Логотип «Мәйдан» журналы

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда "Бердәм Россия" лидеры булып калды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең сәркатибе итеп яңадан сайланды. Бу карар Казанда партиянең төбәк бүлегенең конфе...

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең сәркатибе итеп яңадан сайланды. Бу карар Казанда партиянең төбәк бүлегенең конференциясендә кабул ителде.
086
Бу карарны партиянең Казан бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Павлова хәбәр итте. "Конференциядә теркәлгән делегатлар иң күп тавышларны Мөхәммәтшин Фәрит Хәйруллович кандидатурасы өчен бирде. Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең сәркатибе итеп сайланды”, - дип җиткерде ул.
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең сәркатибе вазифасына альтернатив кандидатлар итеп партиянең Лаеш бүлеге сәркатибе Михаил Афанасьев һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең төбәк сәяси советының президиум әгъзасы Геннадий Глушков тәкъдим ителгән иде.
Партиянең төбәк бүлегенең сәркатибе вазифаларына яңадан сайланган Фәрит Мөхәммәтшин делегатларга ышанычларын күрсәтеп, аның өчен тавыш биргәннәренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Партиянең күпъеллык эше һәм Татарстанда “Бердәм Россиянең” җиңүләре конференциядә сайлауларда чагылыш тапты”, - дип билгеләп үтте ул.
“Яңа сайлау кампаниясенә старт бирелде. Без үзебезнең эшебезне активлаштырырга, халык белән, сайлаучылар белән очрашырга, аларның моң-зарларын тыңларга, аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышырга тиешбез. Очрашуларны 8 сентябрьгә, Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга хәтле һәрбер районда, һәр шәһәрдә оештырырга, матур итеп халык белән эшләргә кирәк. Безнең төп бурычыбыз республика алган юнәлешне, үсешне саклап калу”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар 2019 елның көзендә үтәчәк. “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар алдан тавыш бирү процедурасын узачак. Сайлау кампаниясе дәвамында партия кандидатлары сайлаучылар белән очрашачак, дебатларда катнашачак.


Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/26/181634/

Комментарийлар