Логотип «Мәйдан» журналы

Елның иң көчле магнит давылы көтелә!

Майда булган күренешләр янә кабатланырмы?

10-11 октябрьдә Җирдә 10 баллы шкала буенча 8 баллы көчле магнит давылы көтелә. «Фобос» үзәгендә аңлатуларынча, чәршәмбе иртәсендә Кояш составында протуберанец (кызган газ фонтаны) булган гаять зур плазма болытын Җир ягына сипкән. Ул гаять зур тизлек белән хәрәкәт итә, һәм магнит дулкыннары пәнҗешәмбе көндез үк (Уфада — кичкә таба) башланыр дип көтелә.

Иң югары ноктасында алар җомга ахырына кадәр дәвам итәчәк, аннары 8дән 6 баллга кадәр кимиячәк. Ял көннәрендә магнит давылының көче басылачак һәм, ниһаять, тукталачак.

Магнит давылының 8 баллы булачагын исәпкә алганда, ул 10-12 майда булган давылны кабатларга һәм быелгы елның иң көчле һәм дәвамлы магнит давылы булырга мөмкин. Ул чакта бөтен Русия буенча да, Башкортстанда да берничә төн рәттән Төньяк балкышы булды, бу - безнең киңлекләр өчен бик сирәк күренеш.

Метеобәйле кешеләр баш авыртуы һәм кан басымы сикерүләре белән интегергә мөмкин. Табиблар күбрәк саф һавада булырга, авыр эш эшләмәскә һәм җитәрлек күләмдә су эчәргә киңәш итә.
 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Фото: https://ru.freepik.com

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/budni/2024-10-10/elny-i-k-chle-magnit-davyly-k-tel-3963403

Комментарийлар