Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә музыкалы, төсле фонтан ачылды

Әлмәттә драмтеатр артында яңа фонтан ачылды. Төсле музыкаль фонтанны эшләтеп җибәрү тантанасын карарга бик күп халык җыелган иде. дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.Әлеге фонтан - “Татнефть” компа...

Әлмәттә драмтеатр артында яңа фонтан ачылды. Төсле музыкаль фонтанны эшләтеп җибәрү тантанасын карарга бик күп халык җыелган иде. дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
4871
Әлеге фонтан - “Татнефть” компаниясенең бүләге. Объектның башкаручысы итеп “Әлмәтнефть” идарәсе билгеләнгән булган. Бу урын һәркемнең күңеленә хуш килүен, аның яңа гына кавышкан парларның да яраткан урынына әйләнүенә ышанычын белдерде, биредә музыкаларга заказ бирергә мөмкин булачагын искәртте идарә башлыгы Ринат Нугайбеков.
 
4873
Рәсми чыгышлардан соң, төймәгә басып, яңа фонтанны эшләтеп җибәрделәр. Ул өскә музыка астында аллы-гөлле суларын бәрде. Көн салкын булуга карамастан, балалар да, зурлар да аның арасыннан рәхәтләнеп йөрде, әкияти матурлыкка сокланды, диелә язмада.

Комментарийлар