Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәт "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" бәйгесендә җиңгән

Әлмәт "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" бәйгесендә җиңгән, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.Әлеге төбәк бәйгесе барышында республикада кешеләргә яшәү өчен иң уңайлы булган шәһәрләр һәм...

Әлмәт "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" бәйгесендә җиңгән, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.
Әлеге төбәк бәйгесе барышында республикада кешеләргә яшәү өчен иң уңайлы булган шәһәрләр һәм авылларны билгеләделәр. Монда халыкның торак белән тәэмин ителгәнлеге дә, инвалидларга уңайлыклар тудырылу да, муниципаль берәмлекнең архитектур йөзе дә, тарихи һәм табигый мирас объектларының сакланышы да һәм башка күп кенә факторлар исәпкә алынды. Әлмәт "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" исеменә лаек булды.

Комментарийлар