Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәт районында чүплек урынына урман утырталар

Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсе территориясендә урнашкан законсыз чүплек урынында агач үсентеләре утыртылган. Бу хакта Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, д...

Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсе территориясендә урнашкан законсыз чүплек урынында агач үсентеләре утыртылган. Бу хакта Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Экологлар тарафыннан бу территориядә металлолом табу ниятеннән уңдырышлы туфрак катламын законсыз казып алуның 13 очрагын билгелиләр. Закон бозучы һәркем административ җаваплылыкка тартыла.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм район башкарма комитеты бу территориядә рекультивация чараларын күрергә дигән карар чыгара. Бу максатка ирешү өчен 500 нарат үсентесе утыртыла.
 
Фото: https://pixabay.com
 

Комментарийлар