Логотип «Мәйдан» журналы

Әгерҗенең 3нче мәктәп ашханәсе республикада иң яхшысы булып танылган

Әгерҗе шәһәренең 3нче мәктәбе, “Иң яхшы мәктәп ашханәсе“ Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында катнашып, беренче урын яулады, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы.Әлеге бәйгедә катнашырга карар кы...

Әгерҗе шәһәренең 3нче мәктәбе, “Иң яхшы мәктәп ашханәсе“ Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында катнашып, беренче урын яулады, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы.
8
Әлеге бәйгедә катнашырга карар кылгач, иң беренче эш итеп эшче төркем оештыралар. Аннан ашханәне тәкъдим итү буенча һәркем матур идеяләре белән уртаклаша, фикер алышулар уздыралар.
– Безнең мәктәп ашханәсендә, чынлап та, бөтен эш бишлелек оештырылган. Камыр ризыклары телне йотарлык, кайнар ашны да бик тәмле әзерлиләр, пешекчеләребез дә – үз эшләренең осталары. Мәктәпкә читтән килгән кунаклар да еш кына аш-суның сыйфатлы һәм тәмле булуына соклануларын белдерәләр. Мәсәлән, Россия укучылары хәрәкәте конференциясенең зона этабында катнашкан балалар рәхмәтләрен белдерү өчен хәтта тәкъдимнәр китабын соратып алган иде. Укучыларыбызның гына түгел, башкаларның да күңеленә хуш килерлек ризыклар әзерләнгәч, нигә үзебезнең ашханәне яклап бәйгедә катнашмаска әле дип уйладык?! Безнең мондый конкурста сыналганыбыз да бар иде инде. 2013 елда “Иң яхшы авыл ашханәсе“ исемен яуласак, бу юлы “Иң яхшы шәһәр ашханәсе“ исеменә лаек булдык, – ди директор урынбасары Айгөл Гыйззәтуллина.
Гомумән, бәйгедә 17 районнан 27 мәктәп ашханәсе катнашкан. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима җитәкчелегендәге жюри бәяне төрле критерийлар буенча куйган. Мәсәлән, ризыкның тышкы күренеше, туклыклылыгы; аның бәясе, куркынычсызлыгы; төшке аш залының, азык блогының эстетик халәте; сәламәт туклану принципларын саклау; идеяләрнең үзенчәлеге һәм башкалар.
3нче мәктәпнең ашханә буенча ясалган презентациясе иң югары балл җыя. Анда кайнар иртәнге һәм төшке ашларны әзерләү мизгелләрен шигырьләр, матур фотосурәтләр белән баетып күрсәтәләр. Укытучы, укучы, әти-әниләр бәяләмәләрен дә тәкъдим итәләр.
Өстәмә белем бирү педагогы Любовь Ибраһимова укучылар белән “Безнең дуслар – витаминнар“ дигән флеш-моб әзерли. Ирина Дерюшева җитәкчелегендә 2в сыйныф укучылары тематик әдәби композиция ясыйлар. Боларның барысын да видеога төшереп фильм эшлиләр.
Презентациядә шулай ук ата-аналар комитетларының шушы юнәлеш буенча эшләрен, укытучы Галина Паймикинаның технология дәресләреннән өзекләр дә тәкъдим итәләр.
Гомумән, 3нче мәктәп ашханәсендә биш оста эшли. Болар – өлкән пешекче Лилия Лукьянченко, пешекчеләр Елена Яковлева һәм Гөлфидә Мингалиева, ашханә хезмәткәрләре Светлана Кошкина һәм Ксения Егорова, диелгән район хәбәрендә.

Комментарийлар