Логотип «Мәйдан» журналы

Дүшәмбе бурычка акча алсаң, ни була?..

Халык сынамышларына колак салыгыз.Дүшәмбе бурычка акча бирмәскә киңәш ителә. Югыйсә, байлыгыгыз кими икән. Ә менә бу көнне бурычка алучылар, киресенчә, баеп китәргә мөмкин, ди.Тагын берничә сынамыш:Ни...

Халык сынамышларына колак салыгыз.dengi
Дүшәмбе бурычка акча бирмәскә киңәш ителә. Югыйсә, байлыгыгыз кими икән. Ә менә бу көнне бурычка алучылар, киресенчә, баеп китәргә мөмкин, ди.
Тагын берничә сынамыш:
Никах йөзеген югалту – аерылышуга, ә башка кешегә кияргә биреп тору хыянәткә икән.
Өегезне пәрәвезләрдән һәрчак чистартып торыгыз! Алар усал көчләрне үзләренә җәлеп итә, имеш. Ә менә үрмәкүчләрне үтермәгез. Аларны ипләп кенә өегездән тышка чыгарыгыз.
Өйләнешергә җыенучылар туйга бер көн кала аяк киемнәре эченә миләш яфрагы салсын. Ә туй көнендә иртән иртүк ул яфракны алып ташласалар, тормышлары матур, имин булачак.
 
Фото: trendcredit.ru

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/D-sh-mbe-burichka-akcha-alsa--ni-bula-492069/

Комментарийлар