Логотип «Мәйдан» журналы

Дөньяда беренче космик госпиталь барлыкка киләчәк

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә космик госпиталь проекты әзерләнә.Emirates Space Hospital дип аталачак дөньядагы беренче космик госпитальне алдагы елларда төзергә җыеналар. Бу хакта Дубайда узучы Arab...

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә космик госпиталь проекты әзерләнә.
332079-innerresized600-600-scientists
Emirates Space Hospital дип аталачак дөньядагы беренче космик госпитальне алдагы елларда төзергә җыеналар. Бу хакта Дубайда узучы Arab Health 2018 халыкара күргәзмәсе барышында Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре хәбәр итте, дип яза "Русские Эмираты" басмасы.
Госпитальнең эшчәнлеге, беренче чиратта, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Милли космик программасын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк, ә анда кулланылучы технологияләр алга таба космоста да кулланыла алачак. Мәсәлән, рак һәм шикәр диабеты кебек хроник авырулар монда заманча ысуллар белән дәваланачак: канга наноробот кертелеп, ул организмда авыру күзәнәкләрне таба һәм дәвалый алачак.
 
 
Чыганак: islam-today.ru

Комментарийлар