Логотип «Мәйдан» журналы

Данир Сабировның кызының бер ярышта катнашуы гына да 40 меңгә төшә

- Олы кызыбыз Мәрьям өч яшь ярымнан нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Башта “Гимнастика” үзәгенә йөргән иде, хәзер “Тулпар” спорт комплексының бюджет бүлегендә шөгыльләнә. Нәфис гимнастикада буй, аяк...

- Олы кызыбыз Мәрьям өч яшь ярымнан нәфис гимнастика белән шөгыльләнә.
612debc8c28609fc1df3de75c2575ded_xl
Башта “Гимнастика” үзәгенә йөргән иде, хәзер “Тулпар” спорт комплексының бюджет бүлегендә шөгыльләнә. Нәфис гимнастикада буй, аяклар озын булса яхшы. Мәрьямгә хәзер алты яшь. Ярышларда күп катнаша. Менә әле күптән түгел генә Мәскәүдә узган зур ярышта Татарстан командасыннан берүзе икенче урын белән кайтты. Беренче урыннар да ала. Моннан тыш, мәктәпкә әзерлек төркеменә, биюгә йөри һәм инглиз телен ныклап өйрәнә.
Нәфис гимнастика арзанлы спорт төре, димәс идем. Һәр ярыш өчен егерме мең сум акча түлибез. Моннан тыш, чыгыш ясар өчен костюмга (купальник) - якынча егерме мең, кыршауга (обруч) 1500 сум кирәк. Мәрьям төркем белән дә, ялгызы гына да чыгыш ясагач, берьюлы икешәр кием тектерергә заказ бирәбез. Бу үзе генә дә кырык мең сум дигән сүз, - дип сөйли артист үзе.
image-17-10-16-08-31-2-jpeg
 
Чыганак: Шәһри Казан

Комментарийлар