Логотип «Мәйдан» журналы

Covid-авырулар белән аралашкан кешеләр тест ясамыйча гына изоляциядән китә ала

Яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән аралашкан кешеләр 14 көнлек изоляциядән соң ПЦР-тест үткәрмичә генә чыга алачак. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күз...

Яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән аралашкан кешеләр 14 көнлек изоляциядән соң ПЦР-тест үткәрмичә генә чыга алачак. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Элегрәк, әгәр син авыру белән аралашкан булсаң, ПЦР-тест ясату мәҗбүри иде. Хәзер исә аны авыру симптомнары булган очракта гына ясатырга кирәк.
Симптомнар күзәтелмәгән очракта, 14 көннән соң изоляциядән китәргә мөмкин, дип аңлатты Авдонина.
Шунысын да искәртик: «авыру белән аралашкан» дип табылганнан соң республикада яшәүчеләрне табиблар үз күзәтүе астына ала.
 
https://tatar-inform.tatar/news/health/16-11-2020/covid-avyrular-bel-n-aralashkan-keshel-r-test-yasamyycha-gyna-izolyatsiyad-n-kit-ala-5785851

Комментарийлар