Логотип «Мәйдан» журналы

Чөгендер суы канны чистарта

Чөгендер суын иң элек 2 сәгать төнәтергә кирәк, аны башка яшелчә суларына кушып та, үзен генә дә эчәргә була.

Чөгендердә тимер, бакыр, рубидий, цезий күп, шуңа да аның суы канны чистарта, матдәләр алмашын, кан ясалышын яхшырта.
Азканлылык күзәтелгәндә, чи чөгендер, кишер һәм әчпе торма суын тигез өлештә кушыгыз да катнашманы көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан 1әр аш калагы эчегез.
Дәвалану вакыты - 3 ай. 2шәр өлеш алынган чөгендер һәм кыяр суына 7 өлеш кишер суы кушарга да мөмкин. Ул катнашманы 20 көн дәвамында көнгә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала 1/3әр стакан эчегез.
Бөер авыруы булган кешеләргә чөгендер суын эчәргә ярамый.
 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Racool_studio

 

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ch-gender-sui-kanni-chistarta-478847/


 

 

 

 

Комментарийлар