Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллылылар үзләренең кирәксез һәм иске велосипедларын тапшыра ала

Татарстанның велосипедчылар берлеге иске, ватылган, кулланылмыйча ятучы велосипедларны җыя, аларны ремонтлап, тормыш хәле авыр булган гаиләдә тәрбияләнүче балаларга бирә.5 августта "Тукай юлы" велотур...

Татарстанның велосипедчылар берлеге иске, ватылган, кулланылмыйча ятучы велосипедларны җыя, аларны ремонтлап, тормыш хәле авыр булган гаиләдә тәрбияләнүче балаларга бирә.
5 августта "Тукай юлы" велотуры кысаларында активистлар Чаллыда да "тимер ат"ларны җыю уздыра. Әлеге акциядә катнашырга теләк белдерүчеләрне 18.00 сәгатьтә Тукай яр буена чакыралар.
Программада: җирле велосипедчылар җәмгыяте белән очрашу, иске, ватык һәм кулланылмаучы велосипедларны җыю һәм ремонтланганнарын балаларга тантаналы төстә тапшыру.
Велосипедларны җыю нокталары республиканың сигез шәһәрендә оештырылган.
 
https://pixabay.com
 
 

Комментарийлар