Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда шагыйрә Сирень Якупованың иҗат кичәсе булып узды

 Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапхнәсендә күптән түгел генә үзенең матур гомер бәйрәмен билгеләп үткән шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Сирень Якупованың “Б...

 
Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапхнәсендә күптән түгел генә үзенең матур гомер бәйрәмен билгеләп үткән шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Сирень Якупованың “Бу дөнья – мәңгелек туудыр...” дип исемләнгән иҗат кичәсе булып узды.
5819a5449cd6a
Шагыйрәнең нәкъ менә шушы шигыре белән башланып киткән әдәби-музыкаль кичәгә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе язучы, шагыйрь Факил Сафин, язучылар, шагыйрьләр Рәшит Бәшәр, Әнвәр Шәрипов, Айрат Суфиянов, Рәзинә Мөхияр, Мансур Сафин, Рахман Шәфигуллин, Рафис Сәлимҗанов, Галиәхмәт Шаһи, “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсенең күпсанлы әгъзалары, китап укучылар, мөгаллимнәр, кыскасы, Сирень Якупованы шагыйрә буларак, шәхес буларак бәяләүче, иҗатын яратучы шәһәрдәшләр җыелган иде.
Күңелләрне айкап, җан-бәгырьгә үтеп керә торган шигъри әсәрләр тудыручы шагыйрәгә багышланган кичә бик җылы эчтәлекле булуы, ихласлыгы белән аерылып торды. Чыгыш ясаган һәркем Сирень Якупова хакында – туры сүзле, гадел шагыйрә, күңеле кушканча яза, иҗат итә дигән фикерне әйтте.
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин исә зур әдәби мохитта Сирень Якупованың үз урыны булуын, Чаллы язучылар оешмасының секретаре буларак та аның актив эш алып баруын искәртте. Кичәдә шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар да башкарылды.
Бәйрәм азагында аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәренә күмелгән шагыйрә бу искиткеч матур, мәгънәле кичәне әзерләгән һәм алып барган Роза Хәмидуллинага, Чаллы язучылары өчен ишекләре һәрвакыт ачык булган китапханәгә рәхмәтләрен әйтте; кабатланмас каләм иясе Саҗидә Сөләйманованың “Тормыш, исәнме!” шигырен яңгыратты.
 
5819a540d4005
Чаллы мэриясе матбугат үзәге.

Комментарийлар