Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда пычак ату буенча Дөнья чемпионы яши

65 яшьлек пенсионер Владислав Самков 2016 елда Дөнья чемпионатында пычак ату спорты буенча абсолют чемпион булган. Фото: vk.com/id184088429Катнашучылар 5, 7 һәм 9 метр аралыкларында ярышкан. Чаллылы 5...

65 яшьлек пенсионер Владислав Самков 2016 елда Дөнья чемпионатында пычак ату спорты буенча абсолют чемпион булган.
5658feebf93bd6f461ed3196eadb5230 Фото: vk.com/id184088429
Катнашучылар 5, 7 һәм 9 метр аралыкларында ярышкан. Чаллылы 5 метр ераклыкка атуда икенче урынны алган, ә барлык аралыкларда җыйган баллары буенча абсолют җиңүче булып танылган. 2017 ел ахырында Самков Мәскәүдә узган Дөнья чемпионатында 5 метрга ату буенча алтын медаль яулаган.
Беренче уңыш аңа ике елдан артык әзерлек үткәннән соң килгән.
- Мондый спорт төре белән мин 2014 елның августында шөгыльләнә башладым, - дип сөйли Владислав. - Шул ук елны дөнья чемпионатына бардым, әмма уңышлы булмады.
Владислав шулай ук пычак һәм балта ату буенча төрле ярышларда күп мәртәбәләр призлы урыннар яулаган.
Хәзерге вакытта дөнья чемпионы пенсиядә, ул – 47 нче кадет мәктәбе укучыларының тренеры, шулай ук Чаллыдагы "Алтын Нур" исемле пычак ату спорт клубын җитәкли.

Чыганак: https://vestikamaza.ru

Комментарийлар