Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда "Чәкчәк" бәйрәме узды

20 декабрь көнне Чаллы шәһәренең "Нур" яшьләр үзәгендә "Чәкчәк бәйрәме" үтте.  Фото: http://www.chelnyltd.ruЧара кысаларында "Уңган килен" бәйгесе, милли уеннар һәм конкурслар оештырылган иде. Шулай у...

20 декабрь көнне Чаллы шәһәренең "Нур" яшьләр үзәгендә "Чәкчәк бәйрәме" үтте. 
3_36952_pic_zastavka Фото: http://www.chelnyltd.ru
Чара кысаларында "Уңган килен" бәйгесе, милли уеннар һәм конкурслар оештырылган иде. Шулай ук килгән кунаклар татар халкының милли ризыгы татлы чәкчәкне авыз итеп карады.
"Уңган килен" бәйгесендә югары уку йортлары һәм көллиятләреннән финалга чыккан 5 кыз катнашты. Конкурс 6 этаптан торып, катнашучылар аларның һәрберсендә үз визитка карточкасы белән чыгыш ясарга тиеш булды. Кызлар иҗади сәләтләрен күрсәтте, бишек җыры җырлады, үзләре әзерләгән чәкчәкне тәкъдим итте.
Нәтиҗәдә, беренче урынны Яр Чаллы педагогия көллияте студенты Нәзилә Сибгатуллина яулады.  Кама дәүләт автомеханика техникумы студенты Алинә Гайфуллина "Гүзәл килен" исеменә лаек булды. "Аш-суга оста килен" булып В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр көллияте филиалында белем алучы Ләйсән Әгълиева, "Җырчы килен" булып Яр Чаллы сәнгать көллияте студенты Лилия Зарипова танылды.
Катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр белән бергә, дипломнар һәм татлы күчтәнәчләр дә тапшырылды.
3_36952_gallery_2_v-naberezhnyx-chelnax-v-ramkax-prazdnika-chak-chak-bajram-vybrali-umeluyu-nevestku-2
 

Комментарийлар