Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы укучысы Россиядә абсолют җиңүче дип танылды

26 нчы гимназиянең 11 сыйныф укучысы Семен Табанаков Мәскәүдә икътисад буенча узган Бөтенроссия олимпиадасыннан яхшы нәтиҗә күрсәтте, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.Татарстан Республикасы ком...

26 нчы гимназиянең 11 сыйныф укучысы Семен Табанаков Мәскәүдә икътисад буенча узган Бөтенроссия олимпиадасыннан яхшы нәтиҗә күрсәтте, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы командасыннан 17 укучы, шул исәптән Чаллыдан дүрт вәкил тәкъдим ителде. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Семен Табанаков Россиядә абсолют җиңүче дип табылды. Шул ук гимназиянең тагын ике укучысы: Александр Шиваров җиңү яулады, ә Игорь Остроброд – призер булды. Укучыларның остазлары – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Станислава Черникова.

Комментарийлар