Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы драма театрына исем сайлау өчен бәйге игълан ителде

Яр Чаллыда татар драма театры өчен иң яхшы исем сайлауга бәйге игълан иттеләр. Җиңүче театр сезоны дәвамында спектакльләргә йөрү өчен ике кешелек абонемент алачак. Бу хакта Чаллы шәһәренеңе рәсми сайт...



Яр Чаллыда татар драма театры өчен иң яхшы исем сайлауга бәйге игълан иттеләр. Җиңүче театр сезоны дәвамында спектакльләргә йөрү өчен ике кешелек абонемент алачак. Бу хакта Чаллы шәһәренеңе рәсми сайтында хәбәр ителә.



chally-teatry


Бәйге шартлары буенча, бер катнашучы биш вариант кына тәкъдим итә ала. Атама театрның тарихын һәм үзенчәлеген чагылдырырга тиеш.










Театр атамасына шәһәрнең, Татарстан һәм татар халкының күренекле шәхесләренең исемнәрен кертү турында тәкъдимнәр дә кабул ителә.




Гаризалар 15 июньгә кадәр кабул ителә. Шуннан соң комиссия җиңүчене ачыклаячак. Тәкъдимнәрегезне бирегә җибәрә аласыз.


 
Фото: "Татар-информ" архивы

Комментарийлар