Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Вахит Имамовның 70 яшьлек юбилей кичәсе узды

24 сентябрь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында күренекле язучы, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вахит Шәйхенур улы Имамовның «Халкым диеп тибә йөрәгем» дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте.

Кичәгә Чаллы шәһәре язучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, татар әдәбиятен сөючеләр җыелдылар. Нур өстенә нур булып, Казаннан, Актаныштан, Түбән Камадан, Мөслимнән мәртәбәле кунаклар, иҗатташ дуслары килгәннәр иде.

Бәйрәм кичәсе Чаллы Татар дәүләт драма театры артистларының чыгышлары белән башланып китте. Алар Вахит Имамовның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. «Болгар» бию театры» ның чыгышы, күренекле җырчылар катнашуы кичәне тагын да ямьләндереп, тулыландырып торды. Аерып әйтергә кирәк, тамашаның музыкаль бизәлеше игътибарга лаек иде.

Яр Чаллы шәһәре 4 нче Балалар бакчасына йөргән балалар да сәнгатьле итеп Вахит абыйларының балалар өчен язган берсеннән берсе матур шигырьләрен ятлап килгәннәр.

Вахит Имамовны котларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла, шәһәр мэры ярдәмчесе Рамил Мәрвән улы Хәлимов, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Хәмит улы Харисов юбилярны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы Язучылар бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреты, шәһәрнең мактаулы гражданины Факил Сафин, Вахит Имамовның күп еллар дәвамында милләтебезнең үзаңын көчәйтүгә, ана телебезне, рухи һәм матди мирасыбызны саклауга һәм үстерүгә керткән олы хезмәтен бәяләп, язучыга иҗат уңышлары юллады.

Килгән олуг кунаклар сәхнәдән юбилярга изге теләкләр, котлаулар юлладылар, бергә булган кызыклы вакыйгаларны искә алдылар.

«Чаллыны сагынасыңмы», дип сорыйлар. Ничек сагынмыйсың инде. Гомернең асыл өлеше Чаллыда үтте.» – диде Вахит абый кичә ахырында. Язучы килгән барлык кунакларга рәхмәтләрен җиткерде.Чара җыр-моңга бай, җылы рухта, бер тында үтте.

 

Фото: Валентина Ибраһимова

Галерея

Комментарийлар