Логотип «Мәйдан» журналы

Быел Татарстанда җиһазландырылган өч яңа пляж барлыкка киләчәк

Быел республика программалары кысаларында, Татарстанда җиһазландырылган өч яңа пляж ачу ниятләнә.Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан  Республикасының кеч...

Быел республика программалары кысаларында, Татарстанда җиһазландырылган өч яңа пляж ачу ниятләнә.


Быел Татарстанда җиһазландырылган өч яңа пляж барлыкка киләчәк
Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан  Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр  итте.


"Кама Тамагы районының Карамалы елгасы яр буенда,Казанның  Зур Аккош күлендә һәм Минзәлә районында пляжлар ачу планлаштырыла. Моннан тыш, Зәй, Мамадыш райннарындагы пляжлар һәм Казанның Комсомол күле пляжы төзекләндереләчәк", - диде Юрий Венедиктов.


Шулай ук, Татарстанның 14 муниципаль райоында кешеләр күпләп ял итә торган урыннар, комлыклар җиһазландырылып, коткару постлары урнаштырылачак.


"Моның өчен без Татарстан Министрлар Кабинетына, акча бүлеп бирүне сорап, тәкъдим әзерләдек. Тәкъдим хупланды. Әлеге муниципаль районнарда коткару постлары урнаштырлган пляжлар булдырылачак", - диде ул.


Коткару постларында эшләүчеләрне исә киләсе дүшәмбедән укыта башлаячаклар.

Фото: архив kzn.ru

Комментарийлар