Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Черек күл – хәйрия мәйданчыгы

Бүген, 17 гыйнвар көнне, Казанның “Черек күл” паркы хәйрия мәйданчыгы дип игълан ителә. Фото: "АиФ Казань"Башкалабызда яшәүчеләр һәм кунаклар, әлеге парктагы шугалакка килеп, Татарстан мөселманнары Д...

Бүген, 17 гыйнвар көнне, Казанның “Черек күл” паркы хәйрия мәйданчыгы дип игълан ителә.
a19b30f57f2b9a547f08a896ef8aefbd Фото: "АиФ Казань"
Башкалабызда яшәүчеләр һәм кунаклар, әлеге парктагы шугалакка килеп, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы мохтаҗларга ярдәм күрсәтү хәйрия акциясендә катнашачак, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Спорт инвентарьләрен алып торудан һәм кафедан кергән табыш мохтаҗларга китәчәк. Әлеге акция “Добрая Казань” проекты кысаларында уза. Парк һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, бүген тимераякларны алып тору 13.00 сәгатьтә ачылачак, 16.00-17.00 сәгатьләрдә шугалакта фигуралы шуу буенча бушлай мастер-класс узачак. Тәнәфестә «Добрый фудтрак»та тамак ялгарга мөмкин, көнлек табыш шулай ук хәйриягә тотыла.
«Добрая Казань» проекты шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләренең берсе һәм ул хәйриячелекне формалаштыруга юнәлдерелгән. Анда катнашу өчен тикшерелгән хәйрия фондлары, социаль эш белән шөгыльләнүче компанияләр һәм шәһәрнең массакүләм мәгълүмат чаралары кушылды.
 

Комментарийлар