Логотип «Мәйдан» журналы

Бу катнашма көчле ютәлне дә бетерә

Хәзер тәкъдим ителәчәк йомыркалы катнашма иң көчле ютәлне дә бетерергә сәләтле. Ул шулкадәр файдалы ки, замана медицинасы препаратлары да бер читтә торсын!Бу аңлашыла да: чөнки ул - әбиләребездән калг...

Хәзер тәкъдим ителәчәк йомыркалы катнашма иң көчле ютәлне дә бетерергә сәләтле. Ул шулкадәр файдалы ки, замана медицинасы препаратлары да бер читтә торсын!

Бу аңлашыла да: чөнки ул - әбиләребездән калган рецепт, нигезендә натураль компонентлар ята. Тиз арада савыгырга яисә аякка басарга кирәк булса, шушы катнашмадан файдаланыгыз.
Беренче эш итеп 1 стакан сөт кайнатыгыз. Шуңа 1 аш кашыгы атланмай һәм 1 аш кашыгы бал салырга кирәк. Аерым савытта йомырка сарысына бал калагының очына гына чәй содасы салып яхшылап болгатыгыз. Шуннан ике катнашманы бергә кушкач, тәмле ризык килеп чыкмас, әлбәттә, тик файдалылыгы буенча тиңнәр булмас.
Шушы борынгы катнашма белән әбиләребез бронхит, ларингит, хәтта трахеитны да дәвалаган.
Балагыз ютәлли башласа, даруханәгә йөгергәнче йомыркалы катнашма эчереп карагыз, үкенмәссез, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Автор: Фануз Хабибуллин


Фото: pixabay.com


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Bu-katnashma-k-chle-yut-lne-d-beter-800725/


Комментарийлар