Логотип «Мәйдан» журналы

Бәхетле мизгелләр

Мәктәп елларында ук язучы Фәнис Яруллинның иҗаты белән танышып бардым, аның китапларын йотлыгып укыдым. Аны күрү, аралашу турында хыялландым. Үзем дә каләм тибрәтә башлагач, бу теләк тагын да көчәйде....

Мәктәп елларында ук язучы Фәнис Яруллинның иҗаты белән танышып бардым, аның китапларын йотлыгып укыдым. Аны күрү, аралашу турында хыялландым. Үзем дә каләм тибрәтә башлагач, бу теләк тагын да көчәйде.
Тели белсәң, теләк, диләр бит, минем дә хыялым тормышка ашты: яраткан язучым белән элемтәгә чыгу насыйп булды миңа. Фәнис абый үзләренә кунакка чакыргач, шатлыктан нишләргә дә белмәдем. Нурсөя апа үз туганыдай колач җәеп каршы алганда булган кичерешләрем турында әйтеп тә тормыйм.
Бирсә өеп бирә дигәндәй, куршеләрендә Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары Исламия апа белән Хәлил абый Мәхмүтовлар да яши икән. Үкчәмә үк бастырып, алар да килеп керде. Шул кадәр дә гади икән алар! Бер мизгелгә югалып калдым, ләкин башкаларга сиздермәскә тырыштым.
Кунаклар сөйләшкән арада, Нурсөя апа белән коймак пешердек. Аннары сөйләшә-сөйләшә чәй эчтек. Фәнис абый һәм Исламия апа миңа китапларын бүләк итте. Фәнис абый истәлек китабына болай дип язып куйган.
Бәхет бит ул кунак кына,
Килә дә китеп бара.
Китсә дә, күңел түрендә
Бер уч җылысы кала.
Ул көн, әдип фатирында уздырган шул берничә сәгать йөрәгемнең түрендә үзем исән вакытта җуелмас истәлек булып саклана.
Инде Фәнис абыйның бакыйлыкка күчкәненә быел 11 ел. Әгәр дә исән булса, 9 февральдә олуг язучыга 85 яшь тулар иде.
Шулай да ул минем өчен гел исән кебек. Китапларын алып укыйм, истәлеккә төшкән фотоларны кадерләп саклыйм.
Әйтергә кирәк, шул очрашудан соң Нурсөя апа һәм туганы Сәвия белән гел элемтәдә торабыз. Әниемне югалткач, ул минем өчен тагын да якын, кадерле кешемә әйләнде. Берәүгә дә ачмаган серләремне аңа сөйлим. Нурсөя апа миңа акыллы киңәшләрен бирә. «Синең белән сөйләшсәм, җиңел булып китә», – ди ул да.
Күптән түгел генә тагын бардым мин аларга. Бу юлы үзем белән якташым, берничә китап авторы Гөлүсә Шахбанны да чакырдым. Киң күңелле, ачык йөзле Гөлүсә дә Нурсөя апаны үз итте, тәмле коймаклар пешереп, үзен уңган хуҗабикә итеп танытты. Бу юлы да аягыбыз җиңел булды, бераздан «Ватаным Татарстан» газетасы хезмәткәрләре Гөлинә белән Әлфия ханымнар килде. Алар Фәнис абый Яруллиның «Яралы язмышлар»ы буенча репортаж әзерли икән. Кирәк бит, язмада безгә дә урын бирелде.
Әдипнең «Хәтер төпләрендә утлы күмер» диеп аталган көндәлекләр җыентыгы үзе вафат булганнан соң дөнья күрде. Күләме буенча да, эчтәлеге ягыннан да бик саллы басма бу. Анда минем турыда менә нәрсә дип язган Фәнис абый: «19 ноябрь, Түбән Камадан килергә тиешле ханым килде. Ул минем әсәрләрне бик ярата икән. 5 томлык сайланма әсәрләрне дә алган булган, 3 томлыкны алган. Кайсы шигырь кайсы китапта, ничәнче биттә икәненә кадәр белә. Үзе КАМАЗда эшли. Кем булып эшлидер, сорамадым. Минем өч томлыкка автограф яздырып алыр өчен үзенең ял көнен әрәм итеп, күпме юл чыгымы тотып, Казан тикле Казанга килгән. Минем өч томлыкны Тубән Камада 300 сумнан саталар икән. Монда 150 сумнан сатыла. Бу хатынның исеме Әлфия. Фамилиясен сорамадым. Телефонын сорарга да башка килмәгән, кызы Ландыш ниндидер институтның 2 нче курсында укый. Тагын бер малае бар. Ире КАМАЗ машинасында шофер булып эшли. «Бездә әле тагын бер хатын бар, ул синең бик күп шигырьләреңне яттан белә. Аның да барасы килгән иде, икебезне берьюлы кабул итмәс дип килмәде», – ди. Менә мондый кешеләрне күргәч, язмас җиреңнән язарсың. Фотоаппаратын алып килгән, «Бергә фотога төшик әле, югыйсә, минем сездә булганыма ышанмаслар», – дип, күп мәртәбәләр фотога төшерде. Ул монда чакта Исламия белән Хәлил Мәхмүтовлар да кергән иде. Алар белән дә төштек. Минем телефонны ТНВ радиосының Фаил исемле алып баручысыннан алган.
Бу китапны миңа Нурсөя апа буләк итте. Онытма килеп йөр, Фәнис абыеңның исемен мәңгеләштерү чарасына да көтеп калам сине, дип озатып калды. Әйе, бу минем тормышымдагы җуелмас эзләр, гомерем буена аерылмас юллар.
feniya-ya-1 Ләбиб Лерон, Нурсөя апа белән Фәнис Яруллинның кабере янында
 
10
110 Кызыл Яр, музей җитәкчесе Гүзәлия Газизуллина белән


Әлфия СИБГАТУЛЛИНА,


Түбән Кама шәһәре «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы

Комментарийлар