Логотип «Мәйдан» журналы

Бер укытучы мәктәптә укыган чагында Салават Фәтхетдиновның артына типкән булган: "Әле дә авырта"

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов ТНВ каналының "Татарлар" тапшыруында  тормыш һәм дөньяга карашы турында сөйләде. Ул дөньяда тәртип юк дип борчылуын әйтте."Һәркем үз урынында эшләргә тие...

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов ТНВ каналының "Татарлар" тапшыруында  тормыш һәм дөньяга карашы турында сөйләде. Ул дөньяда тәртип юк дип борчылуын әйтте.


"Һәркем үз урынында эшләргә тиеш. Гаилә өчен дә, ил өчен дә җавап бирергә тиеш, шунда гына тәртип була", - ди Салават.


Инсаф Абдулланың "Сезне нәрсә борчый?" - дигән соравына ул "яшьләр" дип җавап бирде һәм үзе белән булган бер очрак турында сөйләде.



"Яшьләрне замана бик тиз үзгәртә. Ничәнчедер класста укыганда клубка чыккан өчен бер укытучы артыма типте. Тугыздан соң чыгу ярамый иде. Шулкадәр итеп типте, ул әлегә кадәр авырта. Мин аңа үпкәләмим. Авыр туфрагы җиңел булсын инде, китеп барды бу дөньядан. Шулай кирәк булгандыр. Бер әйткәндер чыкмагыз клубка дип, ике әйткәндер чыкмагыз клубка дип.


Тәрбия юк. Олыны олы, кечене кече итмиләр. Әти-әнигә кычкыру гына түгел, сугалар. Бу мәгънәсезлекнең азаккы этабы. Моның азагы булырга тиеш. Әгәр дә без - кешеләр бу әйберне эшләмибез икән, Аллаһы Тәгалә моны эшләячәк", - диде Салават Фәтхетдинов.


Фото: Рамил Гали

https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/ber-ukytuchy-m-kt-pt-ukygan-chagynda-salavat-f-tkhetdinovny-artyna-tipk-n-bulgan-le-d-avyrta/

Комментарийлар