Логотип «Мәйдан» журналы

Бер билге белән дус булсагыз, байлык һәм уңыш килер!

Астрологлар ышандыруынча, йолдызнамәнең һәр билгесе уникаль сәләтләргә ия. Кемдәдер интуиция көчле, кемдәдер стиль тойгысы бар. Ә менә бер билгедә аеруча табигый тоемлау көче бар икән.Русия астрологы...

Астрологлар ышандыруынча, йолдызнамәнең һәр билгесе уникаль сәләтләргә ия. Кемдәдер интуиция көчле, кемдәдер стиль тойгысы бар. Ә менә бер билгедә аеруча табигый тоемлау көче бар икән.
dlya-goroskopa
Русия астрологы Светлана Драган Кучкар билгесендә туганнар белән дус булырга киңәш итә. Алар беренче секундтан ук кемнең кемлеген яхшы аңлый икән.
Бу кешеләрне алдап булмый, башкаларны алар үтәли күрә. Кучкарның дусларына да еш кына уңыш килә икән. Мәсәлән, лотерея алганда Кучкар киңәшен тыңласагыз, отышлы булу ихтималы зур. Алар тирә-ягындагыларга акча китерү сәләтенә ия.
Шәхси тормышта да Кучкарлар бәхетлеләр исемлегендә. Шуңа бу эшләрдә дә алар фикеренә таянырга мөмкин.
Гомумән, Кучкарлар якын кешеләренә теләсә кайсы өлкәдә һәрчак яхшы, дөрес киңәшләр бирә икән. Мондый дуссыз калмагыз!
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар