Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда Татарстан көннәре: 18 апрель программасы

Бүген "Башкортстанда Татарстан көннәре" тәмамлана. Мәдәни һәм эшлекле программа ике көнгә исәпләнгән иде. 18 апрельдә дә Уфада дистәдән артык чаралар планлаштырылган - кунакларны эшлекле бизнес-форум,...

Бүген "Башкортстанда Татарстан көннәре" тәмамлана. Мәдәни һәм эшлекле программа ике көнгә исәпләнгән иде. 18 апрельдә дә Уфада дистәдән артык чаралар планлаштырылган - кунакларны эшлекле бизнес-форум, хезмәттәшлек турында килешүләр төзү, мәдәни вакыйгалар көтә.
Башкортстанда Татарстан көннәре: 18 апрель программасы
Программа иртән татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы белән башланачак. "Нур" татар театры бинасы каршында куелган бронза һәйкәлнең биеклеге, гранит постаменты белән исәпләгәндә, 8 метрга җитә.
Һәйкәл ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Аннан соң ул Уфа дәүләт нефть-техник университетына юл тотачак. Биредә Татарстанның уку йортлары белән килешүләр имзаланачак.

Татарстан делегациясе бүген Уфада башкорт халкының герое Салават Юлаев һәйкәленә дә чәчәкләр куячак.
"Торатау" конгресс-холлында "Татарстан-Башкортстан" бизнес-форумы узачак. Аның кысалларында ике республиканың сәнәгый һәм туристик мөмкинлекләрен таныту, төрле тармакларда хезмәттәшлек урнаштыру турында килешүләр төзеләчәк.
Шулай ук әлеге форум программасында авыл хуҗалыгы, сәнәгать, туризм, яшьләр сәясәте кебек төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл"ләр дә үткәреләчәк. "Татарстан көннәре" тагын бер эшлекле чара - Follow the Spring Mainstream нетворкингы белән төгәлләнәчәк.
Фото: Татьяна Волкова рәсеме

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/18/184737/

Комментарийлар