Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда бал музее ачылды

Башкортстанның Мәчетле районы Котыш авылында бал музее эшли башлады.«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, авыл старостасы, Мәчетле районы башкорт корылтае аксакалы, умартачы Әхмәтнур Хафизов үз йортыны...

Башкортстанның Мәчетле районы Котыш авылында бал музее эшли башлады.
bal-muzee
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, авыл старостасы, Мәчетле районы башкорт корылтае аксакалы, умартачы Әхмәтнур Хафизов үз йортының ишегалдында умартачылык тарихы хакында сөйләүче экспозиция оештырган. Биредә бал җитештерүнең тулы циклын, умартачылыкның борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихын белергә һәм балны татып карарга мөмкин.
Башкорт корылтае матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Әхмәтнур Хафизов мондый музей булдыру идеясе белән күптән янып йөри башлаган, беренче чиратта, ул аны киләсе буыннар өчен булдырган. Ул балаларны умартачылык серләренә өйрәтә һәм аларның бу эш белән кызыксынуын күрә. Башкорт халкының борынгы һөнәрен яңадан торгызу умартачының зур хыялы булган. Әхмәтнур Хафизов бер үк вакытта тикшеренү эшләре дә үткәрә. Ул Мәчетле районы умартачылары турында альбом төзегән.
 

Фото: Башинформ


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/25-05-2021/bashkortstanda-bal-muzee-achyldy-5824477

 

Комментарийлар