Логотип «Мәйдан» журналы

Балтачта оригами ысулы белән “Сөембикә” манарасы ясаган оста яши

Балтачның «Факел» клубы хезмәткәрләре түгәрәккә йөрүче балалар өчен Таһир Садыйков белән очрашу оештырды, дип хәбәр итә “Хезмәт” газетасы.Оригами белән Таһир Ногманович лаеклы ялга чыкканнан соң шөгыл...

Балтачның «Факел» клубы хезмәткәрләре түгәрәккә йөрүче балалар өчен Таһир Садыйков белән очрашу оештырды, дип хәбәр итә “Хезмәт” газетасы.
aby
Оригами белән Таһир Ногманович лаеклы ялга чыкканнан соң шөгыльләнә башлый. Нәтиҗәдә оригаминың чын остасына әйләнә ул. Аккошлар, вазалар, «Сөембикә» манарасын балалар зур кызыксыну белән карадылар. Таһир әфәнде балаларга оригами турында күп кенә кызыклы әйберләр сөйләде һәм аны ясау буенча мастер-класс үткәрде, бу эшнең үзенчәлекләрен аңлатты. Ул үзенең киләчәккә бистәнең үзәк мәчетен дә оригами аша сынландырасы килүен җиткерде, диелә язмада.

Комментарийлар