Логотип «Мәйдан» журналы

Балтачта чаңгы ярышлары төнлә дә үткәрелә

Менә берничә ел Балтач районында атнага бер тапкыр “Төнге чаңгы юллары” дигән үзенчәлекле бәйге оештырыла, дип яза “Хезмәт” газетасы сайты. Фото: baltaci.ruБалтачта чаңгы спорты елдан-ел популярлаша б...

Менә берничә ел Балтач районында атнага бер тапкыр “Төнге чаңгы юллары” дигән үзенчәлекле бәйге оештырыла, дип яза “Хезмәт” газетасы сайты.
17-18 Фото: baltaci.ru
Балтачта чаңгы спорты елдан-ел популярлаша бара. Соңгы елларда атнага бер тапкыр үткәрелә торган "Төнге чаңгы юллары" чарасы да чаңгы спортына карата булган мәхәббәтне бермә-бер арттырды. Төрле хезмәт коллективлары, район җитәкчеләре, яшьләр, гаиләләр, ветераннар өчен дә һәр атнаның чәршәмбе көнендә кичке сәгатьләрдә ярышлар оештырылып килә. Яктыртылган трасса булу мондый мөмкинлек бирде дә инде. Катнашучылар арта, тамаша кылырга килүчеләр, гаиләләре белән көндәлек шөгыльләнүчеләр, саф һавада ял итүчеләр дә күп.
Бу ярышларда барлык катнашучылар да шәхси беренчелек өчен 1 чакрым ераклыктагы дистанциядә көч сынаша. Җиңүчеләргә Грамоталар һәм истәлек бүләкләре бирелә.
 
 

Комментарийлар