Логотип «Мәйдан» журналы

Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүгенге яңгырның төгәл вакытында явуын белдерде

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов бүгенге яңгырның бик вакытлы явуын әйтте."Язның беренче яңгыры - ләйсән яңгыр бар табигатькә файдалы яңгыр. Ул кыш буе җыелган пычракны, ту...

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов бүгенге яңгырның бик вакытлы явуын әйтте.
"Язның беренче яңгыры - ләйсән яңгыр бар табигатькә файдалы яңгыр. Ул кыш буе җыелган пычракны, тузанны юа, табигатьне яшәртә. Безнең өчен аның иң зур файдасы - ул туфракны әзерли. Бу яңгырдан соң җир утыра һәм мондый туфракка төшкән орлык тиз һәм сыйфатлы шыта", - диде Нәҗип Хаҗипов "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Министр урынбасары сүзләренчә, яңгыр әле Әгерҗе якларына барып җитмәгән. Әмма аны аграрийлар түземсезләнеп көтә.
"Беренче яңгыр бик вакытлы ява. Безнең өчен монысы да куаныч",- диде министр урынбасары.

Комментарийлар