Логотип «Мәйдан» журналы

Ашказаны асты бизен нәрсә юкка чыгара?

Табиблар кеше организмы өчен иң зарарлы ризыкны атаган.Шикәр дөньяда иң зарарлы ризык булып тора, дип саный медицина фәннәре докторы, табиб-диетолог Алексей Ковальков.Аның фикеренчә, һәр кеше рационна...

Табиблар кеше организмы өчен иң зарарлы ризыкны атаган.
podzheludochnaya
Шикәр дөньяда иң зарарлы ризык булып тора, дип саный медицина фәннәре докторы, табиб-диетолог Алексей Ковальков.
Аның фикеренчә, һәр кеше рационнан ясалма алынган фруктоза һәм глюкоза кушылмасын төшереп калдырырга тиеш.
Доктор әйтүенчә: "Җирдә шикәр кебек бер генә ризык та шулкадәр үлем тудырмаган һәм зур күләмдә патология китермәгән", - дип белдерде.
Белгеч билгеләвенчә, кеше организмы күп күләмдәге шикәрне һәм углеводларны күтәрә алмый.
"Бу беркайчан да табигатьтә булганы юк иде, ашказаны асты бизе түзә алмый", - дип хәбәр итә ул.
Эндокринологлар шикәр дәрәҗәсен күзәтеп торырга һәм аны алты берәмлектән артык күтәрмәскә киңәш итә.

Фото: fb.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

Комментарийлар