Логотип «Мәйдан» журналы

Арча стадионда Җиһангирлар аллеясы ачылды

Кичә, татарстанлы Сергей Рыжиков космоска очкан вакытка туры китереп, Арчаның үзәк стадионында Җиһангирлар аллеясына нигез салынды, дип яза “Арча хәбәрләре” газетасы.Ул беренче космонавт Юрий Гагаринн...

Кичә, татарстанлы Сергей Рыжиков космоска очкан вакытка туры китереп, Арчаның үзәк стадионында Җиһангирлар аллеясына нигез салынды, дип яза “Арча хәбәрләре” газетасы.
Clipboard62 (1)
Ул беренче космонавт Юрий Гагаринның космоска очуына 55 тулуга һәм якташыбыз Сергей Рыжиковның беренче тапкыр галәмгә юл алуына багышланды.
Җиһангирлар аллеясына нигез салу тантаналы төстә башланып китте. Анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов катнашты, хезмәт ветераны Әмир Шәяхмәтов та чакырылган иде.
Җиһангирлар аллеясына нигез салуда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчелегендә Арча мәктәпләре укучылары, уку йортлары студентлары катнашты. Мондый чарада катнашуыбыз белән без чиксез горурланабыз, диде Арча педагогика көллиятенең волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Камилә Сафина.
“Безнең бу проектны кабул итеп алып, ярдәм кулы сузган өчен Рөстәм Касыймовка, Зиннур Сәгыйтовка, оештыруда булышлык күрсәткән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранинага һәм, әлбәттә, инициаторы Хәлил Гайнетдиновка, укучыларга, студентларга зур рәхмәт, – диде әлеге чараны оештыруда башлап йөрүче Социаль белем бирү академиясенең Арча филиалы җитәкчесе Руслан Галәветдинов. – Бу аллеяны тагын да киңәйтербез әле. Киләчәк буын үз геройларын белеп торсын!”, диелә әлеге язмада.

Комментарийлар