Логотип «Мәйдан» журналы

«Апуш» татар балалар театр студиясе яңа төркем ача!

Сайлап алу туры 28 августта С етгалиев исеменд ге м д ният сараенда узачак.

«Апуш» татар балалар театр студиясе 2024 нче елның сентябрь аеннан Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда яңа төркем ачачак. Шул уңайдан, 9-15 яшьлек мәктәп укучыларын 28 августта узачак кастингка чакыра. Аның нәтиҗәләре буенча Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда ачылачак төркемгә 35-40 бала сайлап алыначак. Алар студиягә бушлай йөриячәк.

 

Кастингта балалар җырлап, биеп яки шигырь сөйләп күрсәтергә тиеш булачак. Жюри тарафыннан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин. Катнашучыларның сәләтләрен кастингның жюри әгъзалары – студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Гүзәл Шакирова һәм  студиянең сәхнә хәрәкәте остазы Миләүшә Гыйльметдинова бәяләячәк.

Гариза җибәрү өчен әлеге сылтама аша кереп, 25 августка кадәр анкета тутырырга кирәк: https://forms.gle/tgswEgGigobcVQZB7

Сораулар буенча түбәндәге номерларга (whatsappка язарга) мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

+7 919 640 73 07 - Җәләева Сөмбел Раниф кызы (студиянең сәнгать җитәкчесе)

+7 953 403 00 34 - Хәйретдинова Гүзәл Алмаз кызы (студиянең өлкән администраторы).

Студиягә сайланып алынган укучылар профессионал остазлар белән сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, актерлык осталыгы һәм вокал белән шөгыльләнәчәк. «Апуш» студиясенең башка төркемнәрендәге кебек үк барлык дәресләр дә татар телендә узачак.

Искәртеп узыйк, «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан Мэры патронажы астында 2022нче елның март аенда ачылды. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе буларак эшләп килә. Ә 2023нче елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәмендә «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе ачылды. Бүгенге көндә 5 студиядә 200гә якын бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. 2 ел дәвамында студия 8 спектакль чыгарды.

Студиянең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. Укучылар атнага өч тапкыр актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте дәресләренә йөри. Биредә профессиональ остазлар, театр актерлары белем бирә. Студиянең үзенчәлеге – дәресләрнең татар телендә узуында.

 

Үткәрү урыны:Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае (Совет урамы, 18)

Вакыты: 28 август 2024 ел, 12:00-18:00

Катнашучыларның яшь чикләве: 9-15 яшь.

 

 

Галерея

Комментарийлар