Логотип «Мәйдан» журналы

Ананас белән дәваланабыз

Ананаста кеше өчен кирәкле витаминнарның барысы да диярлек тупланган. Шулай ук, анда бик күп күләмдә азык җепселләре һәм минераль матдәләр (калий, тимер, бакыр, цинк, кальций, магний, марганец, йод) б...

Ананаста кеше өчен кирәкле витаминнарның барысы да диярлек тупланган. Шулай ук, анда бик күп күләмдә азык җепселләре һәм минераль матдәләр (калий, тимер, бакыр, цинк, кальций, магний, марганец, йод) бар.ananas
Ананасның бик тә файдалы булуы аның сутында үсемлек ферменты - бромелайн булу белән дә аңлатыла. Ул аксымны тарката һәм ялкынсынуга каршы тору үзлегенә ия.
Шешенүләргә каршы тора алу уңаеннан да ананас һәм аның суты бөерләр авырганда да бик файдалы. Аны шулай ук азканлылык вакытында кулланырга киңәш итәләр.
Ананас артрит, бронхит, пневмония, төрле йогышлы авыруларны дәвалаганда да файдалы.


Фото: evaveda.com


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Pnevmoniyad-n-ananas-faydali-566791/

Комментарийлар