Логотип «Мәйдан» журналы

Алып баручылар арасында Чаллы шәhәр конкурсының җиңүчеләре билгеле

Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә «Нәфис сүз остасы!» алып баручылар шәhәр конкурсы үтте, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.Конкурс өч номинация буенча үтте: "Рәсми чаралар алып баручы", "Күңел ачу...

Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә «Нәфис сүз остасы!» алып баручылар шәhәр конкурсы үтте, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
foto-_ln__fis_s__z_ostasy%e2%95%97_31
Конкурс өч номинация буенча үтте: "Рәсми чаралар алып баручы", "Күңел ачу, массакүләм һәм спорт чаралар шоу-программаларын алып баручы", "Йола, фольклор, күңел ачу-уен программаларын алып баручы".
Конкурсның жюри әгъзалары:
- Диана Гафурова - тантаналар сарае директоры;
- Райнур Вахитов - «Күңел»радиосында эфирлар алып баручы;
- Флүзә Касаева - драма театры актрисасы;
- Люция Абдуллина - «Мизгел»  милли мәдәният клуб җитәкчесе.
Нәтиҗәләр буенча, күңел ачу, массакүләм һәм спорт чараларын шоу-программаларын алып баручы номинациясендә - Владислав Волошин; йола, фольклор, күңел ачу-уен программаларын алып баручы номинациясендә - Алмаз Хәеретдинов; рәсми чаралар алып баручы номинациясендә Рушания Закирҗанова (Педагогика көллияте) җиңүче булды.
Артем Иванов (15 нче гомумбелем бирү мәктәбе) һәм Алсу Гыйльманова (2 нче гимназия) тамашачылар мәхәббәте призларын яулады.
Бүләк буларак җиңүчеләргә «Күңел» радиосыннан бер котлауга сертификат, Яр Чаллы драма театрына чакыру билеты бирделәр.
Конкурсны Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге белән берлектә «Нур» яшьләр үзәге, «Мизгел» милли мәдәният клубы оештырды.

Комментарийлар