Логотип «Мәйдан» журналы

«Алмакай» ат утарына сәяхәт

«Мәйдан» журналының август санында Татарстан Республикасы Бөгелмә районы Карабаш авылы шәхси эшмәкәре Фәрит Нәбиуллин белән бик кызыклы гына әңгәмә чыгачак.

Күптән түгел Татарстан Республикасы Бөгелмә районы Карабаш авылы шәхси эшмәкәре Фәрит Нәбиуллинга кунакка барып кайттык. Лениногорск районының Каран авылында «Алмакай» ат утарын тоткан фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин белән кызыклы гына әңгәмә эшләдек. Аны «Мәйдан» журналының август саныннан укый алачаксыз.

Татар атларын үрчетү белән шөгылләнүче Фәрит Нәбиуллин: «Атлар җене балачактан кагылган миңа. Атлар белән үстем мин», – ди. Утарда 600 баш ат бар икән. Шулар арасыннан татар токымлы атларын арттыру төп бурыч булып тора. Бүгенге көндә татар токымлы атларны Лениногорск, Әлки, Теләче, Саба районнарында үрчетәләр. Сыйфаты буенча да татар токымлы атлар бик чыдам. Татар атлары алтынсу-сары төстә, башкача әйтсәк, салам төсендә була. Әлеге атлар белән Фәрит әфәнде «Аударыш» спортының милли төре буенча татар атларында көрәш үткәрә. Ярыш кагыйдәләре буенча ике җайдак та бер-берсен  аттан тартып төшерергә тиеш. Төп шарт – билгә бәйләнгән сөлгедән генә тарту. 

 

Фото: Гөлнар Караева

Галерея

Комментарийлар