Логотип «Мәйдан» журналы

Җәлилчеләрне искә алдык!

Бүген Чаллыда Муса Җәлил һәйкәле янында җәлилчеләрне искә алу тантанасы булып узды.

Тантанада язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, укучылар катнашты.

Мәктәп укучылары һәйкәл каршына барлык җәлилчеләрнең фотопортретларын алып чыктылар. Тантананы алып баручы – шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее җитәкчесе Акйолдыз Янмурзина җәлилчеләрнең фашист әсирлегендә дә иҗат итүләрен һәм нәкъ менә иҗат ярдәмендә дошманга каршы көрәштә берләшә алуларын сөйләде.

Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге башлыгы Факил абый Сафин үзенең шушы көннәрдә Мәскәүдә җәлилчеләргә багышланган чараларда булуын искә алып, анда герой-шагыйрьнең шигырьләре татар, рус һәм башка күп кенә телләрдә яңгыравын әйтеп китте. Чыгыш ясаучылар фашизмга каршы көрәшнең бүген дә актуаль булуын билгеләп үттеләр. 4нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Илсинә Галиева, 39нчы мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Айдар Енилиннар герой-шагыйрьнең көчле рухлы шигырьләрен башкардылар. Чара һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Инде җәлилчеләр турында мәгълүматларны барлыйк.

* Кичә, ягъни 25нче август көнне җәлилчеләрнең Берлиндагы Плөтцензее төрмәсендә җәзалап үтерелүенә 80 ел тулды.

* Камерадан гильотинога кадәрле 114 адымны җәлилчеләр җырлап үткәннәр.

* Җәлилчеләрне җәзалау сәгать 12дә башланган, һәр өч минут саен бер кешенең гомере киселгән.

* Казанда җәлилчеләр хөрмәтенә аталган урам бар.

* Быел җәлилчеләр турында «Черный лес» («Кара урман») дип исемләнгән фильм төшерелгән. Төп рольне Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров башкарган.

Җәлилчеләрне искә алу алар рухына дога булып барып ирешсә иде!

 

Ризидә ГАСЫЙМОВА

Галерея

Комментарийлар