Логотип «Мәйдан» журналы

Алексеевск районында үлгән тәрбиягә алынган 9 яшьлек кызның әнисе тоткарланган

Алексеевск районында үлгән тәрбиягә алынган 9 яшьлек кызның әнисен хокук саклау органнары тоткарлаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе...

Алексеевск районында үлгән тәрбиягә алынган 9 яшьлек кызның әнисен хокук саклау органнары тоткарлаган.
Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерүчеләр фикеренчә, 37 яшьлек Элла Григорьева тәрбиягә алган 10 яшьлек кызын якын итмичә, даими рәвештә кыйнап торган. Май аенда әни кеше баланың муенына пычак терәгән һәм анда берничә киселгән эз калган. Әлеге факт буенча “Балигъ булмаган баланы җәзалау” һәм “Балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча вазифаларны башкармау” маддәләре нигезендә җинаять эшләре кузгатылган.
Хәзер шикләнелүче хатынны тоткарлаганнар. Якын арада аны кулга алу буенча тикшерүчеләр судка мөрәҗәгать итәчәк.
Алдан ”Татар-информ” 4 августта Алексеевск районында бер авылда кыз бала мәете табылу турында хәбәр иткән иде. Тикшерүчеләр 39 яшьлек ата тәрбиягә алынган кызны аяклары белән тибеп кыйнаган һәм берничә көннән соң, бала башы җәрәхәтләнүдән үлгән, дип исәпли. Баланың опекунына “”Кече яшьтәге баланы үтерү” маддәсе буенча гаеп белдерелгән һәм сак астына алынган.
 
Фото: news-r.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/15/169724/

Комментарийлар