Логотип «Мәйдан» журналы

Актаныш өлкәннәре автомобиль йөртүдә ярышты

5 октябрь көнне Актаныш районының ДОСААФ оешмасы территориясендә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы буенча ярыш үткәрелде. Ярышта өлкән яшьтәге гражданнар: 55 яшьлек...

5 октябрь көнне Актаныш районының ДОСААФ оешмасы территориясендә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы буенча ярыш үткәрелде.
46a6d3fa3730bbc176c46dd1be92fe9e_XL
Ярышта өлкән яшьтәге гражданнар: 55 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар катнашты.
Бәйге ике өлештән торды: беренче өлештә өлкәннәр теория буенча белемнәрен сынадылар, икенче өлештә автомобиль йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Ир-атлар арасында 1 урынны – Хамитов Мөдәрис, 2 урынны- Раянов Рөстам, 3 урынны – Галимуллин Фирдәвис яулады.
Хатын-кызлар арасында җиңүче Саетова Рәсимә булды.
80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Басыйров Фәндускә (Пучы) тиңнәр булмады.
Ярышларда юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белү буенча Солтанов Равил (Актаныш), Гарипов Назил (Аккуз),Фазуллин Фаиз (Олимән), Гаптрахманов Хатип (Сәфәр), Мөхамәдиев Дильшат (Актаныш) үзләрен күрсәттеләр.
Җиңүчеләргә грамоталар, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты әзерләгән акчалата призлар һәм ДОСААФ ошмасының бүләкләре тапшырылды, дип яза җирле газета.

Комментарийлар