Логотип «Мәйдан» журналы

Актаныш районы Аккүз мәктәбендә «Әтиләр - илнең терәге, гаиләнең йөрәге» дигән районкүләм семинар булып узды

Районда эшләп килгән әтиләр советының чираттагы җыелышы.

Бик күп чараларны эченә алган иде ул. Башлангыч сыйныфларны «Россия бөркетләре» хәрәкәтенә кабул итү дә оештырылды, мәктәп директорлары һәм район җитәкчелегенә мәктәптәге «Туган якны өйрәнү» музеен тәкъдим итү дә.

«Мәктәпнең эшчәнлеге бик матур. Без нәкъ шушылай булыр дип көткән идек тә, – дип нәтиҗә ясады Актаныш мәгариф идарәсе башлыгы Раниза ханым Шакирова. – Бүген балаларга патриотик тәрбия бирү – бик актуаль мәсьәлә. Аккүз мәктәбенең бүгенге чыгышын исә башка мәктәпләр өчен өлге дип тәкъдим итәргә була».

Аккүз мәктәбендәге төп чара – ул, әлбәттә, әтиләр советы семинары иде. Семинарда Аккүз мәктәбенең әтиләр советы рәисе, дүрт бала әтисе Ришат Вәлиев ел дәвамында берлек тарафыннан башкарылган эшләргә йомгак ясады. «Ныклы гаиләң булмаса, ким дигәндә ике бала тәрбияләп үстермәсәң, эштә нинди генә уңышларга ирешсәң дә, үзеңне бәхетле хис итеп булмыйдыр, – диде ул. – Безнең гаиләдә, мәсәлән, дүрт кыз үсеп килә».

Байсар мәктәбе директоры, Актаныш районының Әтиләр советы җитәкчесе Рамил Сәләхов советның бик мөһим эшләр белән шөгыльләнүен билгеләп үтте. «Бүген безнең балаларга әтиләр тәрбиясе, чыннан да, җитми, – дип сөйләде ул. – Бала тәрбияләү нигездә әниләр җилкәсенә калды. Дөрес, бу элек тә шулай булган. Тик ул чакта безнең әниләрдә зирәклек күбрәк булган. Алар балалар күңелендә әтиләргә карата хөрмәт тәрбияли белгәннәр».

Актаныш районында барлыгы 24 әтиләр берлеге эшләп килә икән. Алар һәр квартал саен очрашып торалар. Декабрь аенда мондый семинар Сәфәр мәктәбендә булачак – берлекнең символик билгесе тантаналы төстә Сәфәр мәктәбенә тапшырылды. 

Семинарда Актаныш Башкарма комитетының социаль эшләр буенча урынбасары Дилбәр ханым Әнвәрова да чыгыш ясады. Ул балаларга хезмәт тәрбиясе бирүнең һәм профилактика эшенең мөһимлеген искәртте. «Хәзер мәктәрләрдә балаларга хезмәт тәрбиясе бирү каралган, һәм моннан бернинди зарар юк, – диде Дилбәр ханым. – Профилактика эшен дә тиешенчә оештырырга кирәк. Авылларда әти-әниләр белән берлектә рейдлар оештыру, тәртип бозган балалар белән сөйләшүләр алып бару мәсьәләләрендә без сезнең ярдәмгә, әтиләр ярдәменә өметләнәбез». 

Семинарда без – Мәйдан журналы, «Көмеш кыңгырау» һәм «Актаныш таңнары» газеталарының баш мөхәррирләре дә чыгыш ясадык. Аннары балалар белән кызыклы очрашуда булдык.  

Галерея

Комментарийлар