Логотип «Мәйдан» журналы

Акбүзатта кебек талпынып...

Чаллының «Ислам нуры» дини-эшмәкәрлек үзәгендә шагыйрь Рәкит Аллабирденең «Яшәү» дигән яңа китабы басылып чыкты. Бу – аның унөченче китабы. Китап өч бүлектән тора: «Шигырьләр», «Поэмалар», «Җырлар».Ки...

Чаллының «Ислам нуры» дини-эшмәкәрлек үзәгендә шагыйрь Рәкит Аллабирденең «Яшәү» дигән яңа китабы басылып чыкты. Бу – аның унөченче китабы. Китап өч бүлектән тора: «Шигырьләр», «Поэмалар», «Җырлар».
Китапның беренче бүлегенә шагыйрьнең барлыгы 62 шигыре кергән. Аларның күпчелеге автор тарафыннан әле соңгы елларда, ягъни 2015 елдан соң гына иҗат ителгән; алар укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә, безгә шагыйрьнең иҗатын, аның бай рухи дөньясын тагын да ачыграк, тулырак  итеп аңларга, күзалларга ярдәм итә.
Китап «Яшәү» дигән яңа шигыре белән ачыла. Биредә без аның иҗатының юнәлеше фәлсәфилеккә таба юл тотуын күрәбез, яңа уйланулар, фикерләр белән очрашабыз. Әсәргә эпиграф итеп японнарның «Яшәү – таудан да авыр, үлем – черкидән дә җиңел» дигән әйтеме китерелгән. Игътибар итик: укучыны шактый уйландырырлык мәгънә бар бит бу сүзләрдә. Үлем черкидән дә җиңел!.. Ә кеше шул таудан да авыр нәрсәне күтәргән көе яши бирә. Автор үзенең шигырен шушы эпиграфтагы фикерне тагын да тулыландыра торган итеп төзегән. Ул кеше тормышын үзенчә аңлата, укучыны уйландырырлык сораулар куя:
Яшәү ул бәхеткә табамы, әллә була аймылыш?
Соңгы юл шундый турыдыр,
Юктыр читкә тайпылыш... – ди ул.
Алга таба шагыйрь әсәрен укучыны тагын да тирәнрәк уйланырга мәҗбүр итә торган фикерләр белән тулыландыра:
Гел ашкынып тибә йөрәк, әллә көткән җитәме...
Ә әлегә гади көннәр, үз көенчә үтәме?
Менә монда инде укучы чыннан да туктап алырга, уйланырга тиеш: аның алда күпме гомере калган? Яшәвенең кадерен беләме ул? Җавап бер: кеше үз тормышын, язмышын кадерләргә, сакларга тиеш, бигрәк тә бүген – пандемия чорында!
Шигырьне Рәкит тагын да үзенчәлерәк фикер белән тәмамлый:
Яшәү әле – һәрвакытта иң сөенеч мәл түгел,
Үлем әле – кайвакытта иң аяныч хәл түгел...
Бу китапта андый фәлсәфи шигырьләр шактый. «Тәкъдир юлы», «Син», «Чаткы», «Җавап», «Соңлады» кебек шигырьләрдә кеше тормышының мәгънәсе, аның кадере турындагы фикерләр тагын да төрлеләндерелә һәм куертыла төшә. Шунысы мөһим: аларда Рәкит фәлсәфилекне романтик буяулар белән дә сугарып алып бара.
Китапта лирик шигырьләр дә бар. Аларның күбесе мәхәббәт темасына багышланган. Менә «Шиңмәс чәчкә» шигыреннән бер мисал:
Мәңге сүнмәс чәчкә була икән...
Күргән саен хисләр уйнаган.
Олыгайган йөрәк әле һаман
Дөрләр, диеп кемнәр уйлаган?
Шагыйрь мәхәббәтне романтик пафос белән дә тасвирлый. Мәсәлән, «Ташу үтә» шигыре:
Ташу үтә. Соңгы бозлар китә.
Кысып куя йөрәк, чыдамый...
Аянычым – шушы ташкын кебек,
Ник яшьлектән күңел чыгалмый?..
Лирик шигырьләрнең бер өлеше туган якны, туган авылны сагыну хисләре белән бәйле: «Күңелемдә ята бер моң булып...», «Яшьлегем тугае», «Нигез эзе», «Хәзинә», «Минем таңнар» һ. б.
Шагыйрьнең иң яраткан образлары булып, минем фикеремчә, лачын һәм акбүзат образлары тора. Шушы ике образ аның поэзиясен тагын да югарырак күтәрә һәм аның бер кабатланмас үзенчәлеген тәшкил итә. Мәсәлән, «Лачын» әсәрендә ул лачын образын болай сурәтли:
Үрләргә атылып, бер лачын
Тәкъдирләр очына эз элә.
Тагы да югары, күпердә
Чылбырдай чиратлар тезелә.
Һәм кинәт бер буын өзелә.
Күренә ки, Рәкит шактый катлаулы образлар белән эш итә. Аның: «Бер лачын/Тәкъдирләр очына эз элә» диюе генә дә ни тора. Шагыйрь үзенең бөтен гомерен лачын кебек нык рухлы, горур булып үтәргә омтыла; лачынга эндәшеп болай ди:
И лачын, бул соңгы канатым,
Үткәндә мәңгелек арасын.
«Улыма» шигырендә лачын образы иркенлек, бәйсезлек, киңлек, горурлык символы булып килә:
Тели сабый саф уйлары белән
Лачын кебек күктә очарга.
Шау чәчәккә тулган табигатьне,
Ал кояшны тели кочарга.
Рәкит Аллабирденең бөтен иҗатын Акбүз атта җилеп очу итеп күз алдына китерергә мөмкин. Аның шулай икәненә әлеге китапны укып чыккач, тагын да ныграк инанасың. Хәтта китапның бизәлеше дә шушы фикерне куәтли: китапның «Поэмалар» бүлеге акбүзат рәсеме белән ачыла. Кешенең тормышын, бигрәк тә яшь вакытны, мәктәп елларын автор акбүзатта талпынып очу кебек итеп күз алдына китерә. «Ак алъяпкыч (Гөлчирәнең мәктәп еллары)» дигән әсәрендә мәктәп елларын ул болай тасвирлый:
Кыңгыраулар һаман чыңлап тора
Гомерлеккә җанга тагылып.
Күңел йөри ак алъяпкыч киеп –
Акбүзатта кебек талпынып.
Үзенең киләчәккә булган хыялларын да шагыйрь ат образы белән бәйли. «Хыял атым»  шигырендә (2008) ул:
Яшәп булмый никтер салмак кына...
Хыял-атым һаман алдан йөри. – дип белдерә.
Автор үз хыялларын да, атны йөгәнләгән кебек, йөгәнләргә тели:
Каерылып тартам авызлыгын,
Кубарылып чапкан атым тыеп.
Тыпырчына атым, пошкырына,
Хәвеф-хәтәр янда барын тоеп, – ди.
Лирик герой хәзерге тормышта бердәнбер дөрес юлны табып, шул юлдан барырга омтыла. Әмма чынбарлыкта аның изге теләкләренә салкын җилләр, өреп торган этләр белән очрашырга туры килә:
Аерырга телим кара-акны,
Салкын җилләр нигә каршы исә?
Караңгылык чорный тирә-якны,
Этләр өрү алда юлны кисә...
Ә шагыйрьнең омтылышы, хыяллары андый гына киртәләргә бирешә торганнардан түгел. Ул, көрәшә-көрәшә, аларның каршылыгын җиңеп чыга. Акбүзат образы шагыйрьнең бөтен иҗатын озатып бара кебек:
Томырыла атым, авызлыгын өзеп,
Мәңгелектән артта калмас кебек.
Суырылып чыгам тоткынлыктан –
Күңелләрем инде талмас кебек.
Шагыйрь сүзләре белән әйткәндә, «этләр өргән җирдә күкрәп яшәү язмышларда, бәлки, сирәктер дә...», әмма кешенең яшәү максаты үзеңнән соң якты эз сызып калдырып, башкаларга «очкын чәчеп китүдә» бит әле. Автор әсәрне болай дип тәмамлый:
Караңгыга дагаларны бәреп,
Очкын чәчеп үтү кирәктер дә!
Шушы ук мотив Рәкитнең «Бәхет» шигырендә дә очрый. Монда да шагыйрь яшәүнең максатын, атаклы Данко кебек, үз йөрәген яндырып, башкаларга дөрес юлны күрсәтүдә дип аңлый:
Гомер буе яктылыкка юллар салдым,
Тәкъдиремне җиңә-җиңә тау-таш ярдым.
Караңгыда нурлар күргәч, хәйран калып,
Бәхетемә дигән юлны таба алдым.
Әсәренең азагында ул бу фикерне укучыга тагын да ачыграк итеп җиткерә:
Кубарылып чыккан чакта минем җаным,
Исән булса сөйгән ярым, онык, балам,
Нурлар тулса түрләренә, тулса иман –
Мин сөенеп мәңгелеккә китә алам.
Китапның икенче бүлегендә Рәкит Аллабирденең биш поэмасы китерелә. Аларның барысы да диярлек авторның истәлек-хатирәләренә нигезләнеп язылган. «Сазанлым (Туган як эскизлары)» – табигатьне саклау, экология темасына, «Мәйдан тоту алышынып тора» – сабантуй батыры көрәшенә, «Юшатыр (Балачак хатирәләре)» – балачакта булган вакыйгаларга, «Эт елында» – бер көчек күргән төшне сурәтләүгә (бу әсәрне мәсәл дип атарга да мөмкин), «Берчак» (шигъри бәян) – авыл сабантуенда күргән вакыйгаларны тасвирлауга багышланган.
Китапның «Җырлар» бүлегендә Рәкит Аллабирденең барлыгы 19 җырының текстлары китерелә. Аларга Илгиз Закиров, Ринат Гобәйдуллин, Нәгыйм Шәйхи, Зөлфия Җиһан, Гөлүзә Буранбаева, Валерий Манкушев, Зоя Елакова кебек композиторлар көй язган. (Көйләрнең ноталары бирелгән булса, тагын да яхшырак булыр иде.)
Гомумән алганда, әле генә «табадан төшкән» «Яшәү» китабы укучыларга Рәкит Аллабирденең соңгы еллардагы иҗатын шактый тулы итеп тәкъдим итә.
 

Әнвәр ШӘРИПОВ,


филология фәннәре докторы, профессор, Чаллы шәһәре.

Комментарийлар