Логотип «Мәйдан» журналы

Әдипләр Чаллыга җыелды

Ел саен, традиция буенча, 10 октябрь көнне, Татарстан язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы язучыларыбыз һәм җәмәгатьчелек өчен Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм оештыра.

Чарага, гадәткә кергәнчә, өлкәннәр белән беррәттән, шәһәрнең рухи тормышында актив катнашучы яшь һәм урта буын вәкилләре, конгресс активы, Язучыларның Яр Чаллы бүлегенә караган әдәби берләшмә җитәкчеләре, мәдәният-сәнгать әһелләре дә чакырыла.
Быелгы бәйрәмгә Яр Чаллы шәһәре Башкарма башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Хәмитович Харисов, Яр Чаллы хакиме ярдәмчесе Рамил Мәрванович Хәлимов, Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Ниязович Хуҗин катнаштылар. Винер Хәмит улы Яр Чаллы шәһәре иҗтимагый тормышында актив катнашуы һәм иҗат уңышлары өчен шагыйрь Лилия Гыйбадуллинага шәһәр хакиме Н.Г. Мәһдиевнең Рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла өлкән әдибебез Айдар Хәлимгә «Әдәбият алдындагы казанышлар өчен» медален, быел 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче шагыйрь Галиәхмәт Шаһига Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле конверт, күренекле шагыйрь Данис Хәйруллинга Татарстан Рәисе каршындагы Телләр комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатын тапшырды. Казаннан килгән халык язучысы Марсель Гали, Хәбир Ибраһимов чыгышлары да истәлекле булды.
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисенең беренче урынбасары-Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров конгрессның Яр Чаллы җирле оешмасында актив катнашкан Аяз гыйлаҗев исемендәге Чаллы татар драма театры директоры Рәсим Хафизовка, «Энергетик» мәдәният директоры урынбасары Рөстәм Фәттаховка, ветеран-педагог Зәбир Хәлимовка Рәхмәт хатлары, гомерен милли мәдәниятебезне үстерүгә багышлаган Гөлзадә Рзаевага, атаклы композитор Илгиз Закировка конгрессның иң зур бүләге – «Татар милләте каршындагы хезмәтләре өчен» медальләрен, бүләкләр тапшырды.
Шәһәрнең танылган җырчылары – Татарстанның халык артисты Равил Галиев, Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Асия Әхмәтшина, Илсөяр Зарипова, Дания Сибгатуллина,, халыкчан җырчыбыз Фәнилә Салихова, музыкант Рөстәм Фәттахов чыгышлары арасында, кичәне алып баручы Факил Сафин залга җыелган 80гә якын кунакның һәрберсе белән таныштырып чыгарга өлгерде. Айдар Хәлим, Гөлзадә Рзаева, Рафис Сәлимҗан, милли матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Йосыпова, Түбән Камадан Фәтхулла Абдуллин, мәдәният хезмәте ветераннары рәисе Рәсим Мөхәммәтҗанов чыгышлары, әдәби берләшмә җитәкчеләре (Яр Чаллыдан «Ләйсән» – Роза Хәмидуллина, Түбән Камадан «Кама таңнары» – Рәсимә Нәбиуллина, Мамадыштан «Агымсу» – Варис Гали, Менделеевскийдан «Ядкарь» – Гөлназ Хафизова, Әгерҗедән «Күңел чишмәләре» – Чулпан Нурмөхәммәтова, Актаныштан «Агыйдел дулкыннары» – Лилия Шәйгәрдәнова, Тукай – Разиф Дәүләтов, Минзәлә «Сибелә чәчәк» – Наҗия Пучкова, Алабуга «Чулман» – Тәҗрия Җәләева) белән танышу, Лилия Гыйбадуллина, Рәкит Әбделмәновның шигырь укулары күңелгә хуш килде.
Әлеге әдәби-мәдәни чара "Профит" оешмасының генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марсель Җәвид улы Мингалимовның финанс ярдәме белән тормышка ашырылды. Шулай ук шагыйрь Данис Хәйруллиннга, аның тормыш иптәше Фатыйма ханымга, «Эврика» мәдәният комплексы директоры Ландыш Галиевага әлеге бәйрәмгә ел саен булышлык күрсәтүләре өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерелде.
Бәйрәмне олештыручы һәм алып баручы Татарстан язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдибебез, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы җирле оешмасы җитәкчесе, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Факил Миннемөхәммәт улы Сафинга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Комментарийлар