Логотип «Мәйдан» журналы

Аблайда сугыш балалары белән очрашу кичәсе узды

Аблай авылы җирлегенең данлы кызы, оста тележурналистка, үзешчән шагыйрә Мөнирә Махъянова инициативасы белән «Сугыш балалары сөйли» дип исемләнгән әдәби-нәфис чара узды.Рәхимсез сугыш еллары... Күпме...

Аблай авылы җирлегенең данлы кызы, оста тележурналистка, үзешчән шагыйрә Мөнирә Махъянова инициативасы белән «Сугыш балалары сөйли» дип исемләнгән әдәби-нәфис чара узды.
Рәхимсез сугыш еллары... Күпме сабыйларның язмыш бизмәненә үтеп кергән, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән. Көннәр үткән саен Бөек Ватан сугышы дәверенең авырлык-михнәтен үз иңнәрендә күтәргән буын сирәгәя бара, хатирәләр җуела, гаделсезлекләр балкыш нәкышен ала.
Чакмагыш районының Үрнәк Советы биләмәсенең Аблай авылы мәдәнияты учагында, 5нче август көнне сугыш елларында балалар булган «Сугыш балалары — тарих яралары» дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чарага авыл җирлеге башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова, ветераннар советы рәисе Рәфидә Исмәгыйлева, авылның имам хатыйбы Фәһим хәзрәт Хәйруллин, олуг йөрәкле, миһербанлы Мөнирә Махъянова чакырылган иде. Чал чәчле, мөхтәрәм ак әбиләр һәм изге күңелле аксакаллар сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәрүләре, озак еллар ничек гомер кичерүләре турында сөйләделәр.
Сугыш елларында һәр бала үзенең батырлыгын кылгандыр, мөгаен. Ачлык белән аяусыз көрәшсәләр дә, балалар укуларын дәвам иткән, фронтка посылкалар җибәргән, тырыш хезмәт белән җиңүне якынайткан. Бүген алар ул фаҗигале көннәренең соңгы шаһитлары.
Чара барышында күренекле һәм үткен каләмле журналист, язучы Зөһрә Котлыгилдинаның «Сугыш балалары сөйли» китабының презентациясе үтте, мәдәният учагы хезмәткәрләре, авылның моңлы сандугачы, мәдәният йорты мөдире Лида Шәяхмәтованың, Лилия Арсланованың чагу чыгышлары очрашуны тагы да күркәмләтте, бизәде. Әдәби-нәфис кичәнең сценарий авторы һәм алып баручысы, җирлекнең нәфис сүз остасы, Аблай китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе Рәзифә Арсланова булды. Чара барышында тарихка байкау ясалды, рухи кыйммәтлекләр барланды.




Юлай НИЗАЕВ


«Чакмагыш чаткылары» әдәби-иҗат


берләшмәсе җитәкчесе урынбасары


Фото: авторның шәхси архивыннан

Комментарийлар