Логотип «Мәйдан» журналы

9 февраль – Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның туган көне

Исән булса, аңа быел 83 яшь тулыр иде. АНАМ ТЕЛЕТатар теле – анам теле,Иң борынгы бабам теле.Буыннардан буыннаргаКүчеп килгән заман теле.Ничә гасыр чарлангансыңМатурайган, яңаргансың.Халкыбызның күңел...

Исән булса, аңа быел 83 яшь тулыр иде. 
АНАМ ТЕЛЕ
Татар теле – анам теле,
Иң борынгы бабам теле.
Буыннардан буыннарга
Күчеп килгән заман теле.
Ничә гасыр чарлангансың
Матурайган, яңаргансың.
Халкыбызның күңеленнән
Җыр алгансың, моң алгансың.
Сиңа безнең язмыш сыйган,
Син – кайгы һәм шатлык теле.
Татарымны татар иткән
Беренче һәм актык теле.
Анам теле – телләр теле,
Милләтемнең бердәнбере.
Син булганга без дә исән,
Син булганга без дә тере.
 

Фото: http://www.millattashlar.ru/

Комментарийлар