Логотип «Мәйдан» журналы

81 кеше утырган самолетны террорчылар кулга төшергән

Билгесез кешеләр EgyptAir авиакомпаниясенең A-320 самолетын кулга төшергән.Соңгы мәгълүматлар буенча, самолетны шартлату белән куркытып, бер ир-ат үз кулына төшерә һәм Кипр утравы аэропортына төшеп ут...


Билгесез кешеләр EgyptAir авиакомпаниясенең A-320 самолетын кулга төшергән.



y52PzxhRcUo
Соңгы мәгълүматлар буенча, самолетны шартлату белән куркытып, бер ир-ат үз кулына төшерә һәм Кипр утравы аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр итә. Самолетның Александриядән Каһирәгә очышы булган. Баштарак очкычта 81 кеше бар, диелсә дә, соңрак пассажирларның саны 50дән артык дип хәбәр ителде. Беренчел мәгълүматлар буенча, алар арасында Россия кешеләре юк.
Самолетны кулга төшерүнең сәбәбе, сәяси сыеныр урын таләп итү белән бәйләп аңлатыла. Ул Төркиягә очарга теләгән, әмма ягулык җитмәү сәбәпле Кипрга төшеп утырган.
Пассажирларның күпчелеге азат ителгән.

 
http://intertat.ru/tt

 
 

Комментарийлар