Логотип «Мәйдан» журналы

Ренат Ибраһимов Мәскәү Кремлендә юбилей кичәсе уздырды

Мәскәү Кремленең концертлар залында РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның юбилей концерты узды.Бу турыда Россиядәге Татарстан вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.Юбиляр татарча, рус...

Мәскәү Кремленең концертлар залында РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның юбилей концерты узды.
Бу турыда Россиядәге Татарстан вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юбиляр татарча, русча, инглизчә, итальянча, испанча җырлар башкарды. Тамашада «Королева красоты», «В краю магнолий», «Листья желтые», Besame Mucho, «Старый клен», «Темная ночь», «Ария Мистера Икс» кебек Совет заманы һәм дөнья хитлары яңгырады.
Ренат Ибраһимовны котлап, Роза Рымбаева, Динә Гарипова, Анатолий Ярмоленко, Марат Бәшәров, Маргарита Позоян, Ержан Нургалиев, “Тенора 21 века” арт-төркеме, “Домисолька” балалар ансамбле чыгыш ясады.
Кремль фойесында Ренат Ибраһимовның архив фотоларыннан күргәзмә эшләгән.
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар