Логотип «Мәйдан» журналы

Айдар Галимов эстраданың үзен-үзе төзәтергә тиешлеге хакында әйтте

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов татар эстрадасы үз проблемаларын, беренче чиратта, үзе төзәтергә тиеш дигән фикердә тора.Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау утырышы...

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов татар эстрадасы үз проблемаларын, беренче чиратта, үзе төзәтергә тиеш дигән фикердә тора.
ai3i7826
Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау утырышында эстрада проблемаларын күтәреп чыгуга карата җырчы үз мөнәсәбәтен белдерде.
“Эстраданың хәле мактанырлык димәсәм дә, бетереп тә ташлыйсы килми. Яхшы яклары да, берникадәр төзәтәсе җирләре дә бар, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Конкуренция дә бар – анысы да яхшы. Техник ягы да карала. Эстрада шоу-бизнеска әйләнә, әмма шулай булмаса, ул үсә алмаска мөмкин – дәүләт җилкәсендә кала алмый бит. Шул ягы да бар – техник ягын камилләштерәбез дип, аранжировка, ут дип, тавыш дип, бизәлешләр дип, иң төп нәрсә җыр икәнлеген онытып ташлыйбыз”.
Айдар Галимов мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгышында яңгыраган эксперт-консультатив совет мәсьәләсенә бераз шикләнебрәк карый: “Ә кем була соң ул эксперт советында? Бәлки, авторитетлы экспертлар җыелыр. Әмма ул җәзалый торган органга әверелмәсме? Әйдәгез, тагын бер чиновниклар органы ясап куйыйк: тегесен сызып ташласыннар, монысын кертмәсеннәр – андый орган булса, кирәкми! Эстраданы алай төзәтеп булмый! Әгәр дә консультатив фикер була икән, юнәлтеп җибәрсәләр, киңәш бирсәләр, ярдәм итсәләр – бәлки кирәктер дә. Тик бюрократлыкка әйләнмәсен! Эстрада үзен-үзе төзәтергә тиеш!” – ди ул.

Комментарийлар