Логотип «Мәйдан» журналы

2017 елда федераль милли сәясәт программасын финанслау арта

Россиядә бюджет киеренке булуга карамастан, дәүләтнең милли сәясәт программасын финанслау кимеми, ә 600 миллион сумга артачак. Бу хакта РФ Дәүләт Думасында Милли эшләр буенча комитет рәисе Илдар Гыйль...

Россиядә бюджет киеренке булуга карамастан, дәүләтнең милли сәясәт программасын финанслау кимеми, ә 600 миллион сумга артачак. Бу хакта РФ Дәүләт Думасында Милли эшләр буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов сөйләгән.
clipboard109
«Кайсыдыр юнәлешләрдә акчалар кимесә дә, әлеге программага (бәлкем ул яңа булгангадыр) быел 1,4 миллиард сум акча бүленде. 2017 елга әлеге программа кысаларында сигез юнәлешне тормышка ашыру максатыннан 2 миллиард сум планлаштырылды», – дип аңлата Россия парламенты вәкиле.
Илдар Гыйльметдинов Россия субъектларында төбәк программаларын, мәгариф программаларын финанслау, җирле аз санлы халыкларга ярдәм итү, милләтара багланышлар мониторингын үткәрү кебек проектларны өстенлекле дип белдерә.

Комментарийлар